Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Тын юлларының кискен ялкынсынуы белән авыручылар саны арта гына бара

Өстәвенә алдагы тәүлектә коронавирус йогучылар саны биш кешегә җиткән.

Шунысы да бар: нигездә, эшләүче кешеләр авырый, шуңа күрә ТР Министрлар Кабинеты битлекләр киеп йөрү урыннары исемлеген озынайткан: аңа кибетләр, хастаханәләр, транспорт, такси, парковкалар, лифтлар, кешеләр күп җыелган урыннар керә. Кафе-рестораннар 23.00-6.00 сәгатьтә эшләми, әмма бу кагыйдә вокзал һәм аэропорт кафеларына кагылмый.

Коронавирустан өйдә дәваланучыларны дару белән бушлай тәэмин итү турында сөйләшүләр алып барыла. Түбән Кама шәһәре мэры Марина Камелина белдерүенчә, бу максатларга 5 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Ярдәм төбәкләргә дә күрсәтеләчәк.

Чараларның үтәлешен  “Роспотребнадзор” идарәсе хезмәткәрләре  һәм хокук сакчылары тикшерәчәк. Сүз уңаеннан, таләпләрне бозучылар саны яз вакыты белән чагыштырганда, күпкә кимегән. Үзизоляция режимын кертү турында сүз бармый.

Лилия Заһретдинова

фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев