Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларның 30 проценты гына гриппка каршы прививка ясаткан

Фаразлар буенча, авырулар саны октябрь ахырында артыр дип көтелә.

Түбән Каманың «кызыл зона» ларында тән температурасы күтәрелүгә һәм йөткерүгә зарланып мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Табиблар грипп һәм ОРВИ йоктыру очраклары артуын билгели.

Табиблар әйтүенчә, хәзер прививка ясату бик мөһим. Бу — коллектив иммунитет булдыру өчен кирәк. 

«Кызыл зона» га мөрәҗәгатьләр саны көненә 50гә җитсә дә, эпидемия чиге артмаган, дип билгеләп үтә табиблар. Хәзер Түбән Камада ике «кызыл зона» эшли: алар Төзүчеләр проспекты, 10, шулай ук Менделеев урамындагы 46 нчы йорттагы 1 нче поликлиникада урнашкан.

Фаразлар буенча, авырулар саны октябрь ахырында артыр дип көтелә. Хәзерге вакытта халыкның 30 проценты гына вакцинация үткән.

Пенсионерлар, хроник авырулары һәм шикәр диабеты булган кешеләр риск зонасына керә. Моннан тыш, ике яшькә кадәрге балалар да авыруга тиз бирешүчән төркем булып санала. Бу көздә Түбән Камада һәм районда яшәүче 170 меңнән артык кеше, шул исәптән 42 мең бала прививка ясатырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев