Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларга балалар поликлиникаларына гриппка каршы вакцинаның кайчан кайтачагы турында сөйләделәр

Прививкаларны ата-аналар ризалыгы белән мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрендә ясаячаклар.

Түбән Кама табиблары гриппка каршы вакцинация вакыты җитүен искә төшерә. Район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, якын арада поликлиникаларга вакцина кайтачак. Ул «Утрикс Квадри» дип атала.

«Прививка җиңел кичерелә һәм ул бөтенләй куркынычсыз, шул исәптән балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен», — ди медицина хезмәткәрләре.

Гриппка каршы вакцинаны киләсе атнадан ук ясатырга була. Прививкаларны ата-аналар ризалыгы белән мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрендә ясаячаклар. Шулай ук беркетү урыны буенча поликлиникаларда да вакцинацияләнергә мөмкин. Моның өчен үзеңнең педиатрың янына барырга кирәк.

«Вакцинация гриппны җиңел формада кичерергә һәм авыруның катлаулы формаларын булдырмаска ярдәм итә. Нык иммунитет формалашып өлгерсен өчен прививка ясатырга кирәк», — дип ассызыклый белгечләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев