Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларга агулы балтырганны шуңа охшаш үсемлекләрдән аеру билгеләрен аңлаттылар

Бу үсемлекнең 70 төре бар.

Түбән Кама Үзәк хастаханәсе белгечләре шәһәр халкына сәламәтлек өчен куркыныч булган Сосновский балтырганын (борщевик) башка шуңа охшаш үсемлекләрдән ничек аерырга икәнен аңлаттылар. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу үсемлекнең 70 төре бар, шуларның унысы — шартлы-агулы. Бары тик Сосновский балтырганы гына агрессив агулы, һәм ул башка үсемлекләрдән түбәндәгеләр белән аерыла:

ул зур үсә, аның биеклеге өч метрга җитәргә мөмкин;
үсемлек сабагының аскы өлешенең диаметры 57 сантиметр тәшкил итә;
зонтиксыман чәчәкләре ак төстә.

Балтырган белән пешкән очракта тирене салкын су һәм сабын белән җентекләп юарга, коры бинт белән бәйләргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук 2-3 көн дәвамында туры кояш нурларыннан сакланырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев