Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Каманың баш эпидемиологы сарымсак һәм грипп турындагы мифны юкка чыгарды

Бу хакта ул вакцинациягә багышланган программада сөйләде.

Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсенең баш эпидемиологы Елена Пискарева суган һәм сарымсак гриппны булдырмаска ярдәм итә дигән мифны юкка чыгарды. Бу хакта ул НТР 24 телеканалына вакцинациягә багышланган «Көн темасы» программасында сөйләде.

«Әлбәттә, бу миф. Чөнки авыруны вирус китереп чыгара. Бу вирусны бернинди клетчатка, суган, сарымсак та җиңми», — диде Елена Пискарева.

Табиб сүзләренчә, грипп белән авыручы кеше белән элемтә булган очракта, суган һәм сарымсак ашап кына чирдән качып котылып булмаячак.

Еллар дәвамында тикшерелгән бердәнбер саклану ысулы — вакцинация, дип ассызыклады эпидемиолог.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев