Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Каманың балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә гриппка каршы вакцинация башланды

Балага прививка ата-ана ризалыгы белән генә ясала.

Түбән Камада балаларны грипптан вакцинацияләү башланды. Һәрвакыттагыча, прививканы поликлиникаларда гына түгел, мәгариф учреждениеләрендә дә ясарга мөмкин булачак. Кичә, мәсәлән, препаратны 82 нче балалар бакчасына алып килделәр.

Балага прививка ясату өчен, ата-аналарга ризалык язарга кирәк. Бу көздә гриппка каршы прививканы 40 меңгә якын кечкенә түбәнкамалы ясата алачак.

«Без гриппка каршы профилактика чаралары үткәрәбез, һәм профилактиканың иң төп ысулы — вакцинация. Без «Ульракс Квадри» препараты белән прививка ясыйбыз. Бик яхшы вакцина. Иммунитет 14-21 көн эчендә барлыкка килә, шуңа күрә сентябрьдән ноябрьгә кадәр эпидемия башланганчы балада иммунитет формалашу өчен прививка ясатырга киңәш ителә», — дип аңлатты 82 нче балалар бакчасының табиб-педиатры Дилбәр Абдушкурова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев