Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камага йөкле хатын-кызлар һәм кечкенә балалар өчен гриппка каршы вакцина кайтты

Дүрт валентлы «Ультрикс Квадри» вакцинасының консервантлары юк.

Көз әле башланды гына, ә Түбән Кама поликлиникаларына грипптан прививка ясатырга теләүчеләр инде килә башлаган.

Риск төркемендә һөнәрләре буенча кешеләр белән эшләүчеләр — медицина хезмәткәрләре, укытучылар, сәүдә хезмәткәрләре һәм башкалар. Моннан тыш, йөкле хатын-кызлар һәм кечкенә балалар өчен махсус вакцина кайтты.

«Дүрт валентлы «Ультрикс Квадри» вакцинасы кайтарылды, аның консервантлары юк. Аның белән икенче триместрдан башлап йөкле хатын-кызларга да, алты айлык балаларга да прививка ясатырга мөмкин. Ике яшькә кадәрге балаларның чиргә аеруча бирешүчән булуларын һәм гриппны бик авыр кичерүләрен беләбез», — дип сөйләде Түбән Каманың штаттан тыш эпидемиологы Елена Пискарева.

Гриппка каршы прививканы эш көннәрендә шәһәр поликлиникаларында иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать җиденче яртыга кадәр ясатырга мөмкин. Моның өчен вакцинациягә язмача ризалык бирергә, терапевтта тикшерелергә һәм аннан соң сезонлы авырудан прививка ясатырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев