Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада температуралы пациентлар өчен «кызыл зона» яңадан эшли башлый

«Кызыл зона»га эш көннәрендә 7.00дән 18.30га кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Түбән Каманың Төзүчеләр проспектындагы 2 нче поликлиникада температуралы пациентлар өчен «кызыл зона» эшли башлый.
Дүшәмбе, 18 сентябрьдән ОРВИ билгеләре булган пациентлар бирегә табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

«Кызыл зона» га керү урыны поликлиниканың ян-ягында урнашкан, пациентларга уңайлы булсын өчен бина фасадында күрсәткечләр урнаштырылачак. 

«Кызыл зона» шулай ук Менделеев урамы, 46 адресы буенча урнашкан 1 нче поликлиникада да бар. Җәйге чорда Түбән Камалылар шунда гына мөрәҗәгать итте. Көз җитү белән температуралы пациентлар өчен кабинетлар Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ике поликлиникасында да элекке режимда үз эшләрен яңарта. 

«Кызыл зона» га эш көннәрендә 7.00дән 18.30га кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев