Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада скандинавия йөреше буенча марафон уздырырга планлаштыралар

Шәһәр көнендә узган беренче фестивальдә 50гә якын кеше катнашты.

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган скандинавия йөреше марафонына старт бирделәр.

Шәһәр көнендә узган беренче фестивальдә 50гә якын кеше катнашты. Алар арасында Түбән Кама мэры Рамил Муллин һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов та бар иде, дип хәбәр иттеләр мэриядә.

Марафонда катнашучылар «СемьЯ» паркы буенча өч километр юл үтте. Дистанцияне үтү өчен түбәнкамалыларга 30 минут кирәк булды. 

«Бүген яңа традициягә нигез салдык. Киләсе елда скандинавия йөреше буенча зур марафон үткәрергә планлаштырабыз. Анда 3, 5, 20 һәм 50 километрга 5 меңгә якын кеше катнашачак. Бу безнең фишкабыз булачак», — дип ышаныч белдерде Рамил Муллин.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев