Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада «Сәламәтлекнең яшел боҗрасы» проекты кысаларында беренче экосукмак ачылды

«Сәламәтлек сукмагы» — «Батыр» спорт комплексы артындагы урман массивында Каракүл күленә кадәр уза торган беренче җәяүле маршрут.

Түбән Камада «Сәламәтлекнең яшел боҗрасы» проекты гамәлгә ашырыла. Бу — урман массивы буенча җәяүле зоналар, алар киләчәктә бөтен шәһәрне уратып алачак.

Экосукмакны ачу кысаларында Түбән Камада беренче Төньяк йөреше фестивале оештырылды. Анда Казаннан, Чаллыдан, Ижаудан кунаклар җыелды. Барлыгы өч йөзгә якын катнашучы. 

«Сәламәтлек сукмагы» — «Батыр» спорт комплексы артындагы урман массивында Каракүл күленә кадәр уза торган беренче җәяүле маршрут. Аның озынлыгы бер якка 3 км. Уңайлылык өчен сукмак беседкалар, эскәмияләр, шулай ук Түбән Кама урманнары өчен хас булган кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында мәгълүмат урнаштырылган стендлар белән җиһазландырылган.

Киләчәктә саф һавада йога һәм зарядка белән шөгыльләнү өчен мәйданчык оештыру планлаштырыла. Ә барлыгы алты шундый маршрут эшләнгән, бу яшел боҗра концепциясен тәшкил итүче сукмакларның тулы бер экосистемасы булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев