Түбән Камада күчмә прививка бригадаларының шушы атнага эш графигы басылып чыкты
Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Түбән Камада күчмә прививка бригадаларының графигы билгеле булды. Бу хакта Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 октябрь, сишәмбе
- ОЦМ, Студентлар урамы, 13 (13-15:00);
- Ветераннар йорты, Бакый Урманче урамы, 24 (13-15:00).
4 октябрь, чәршәмбе
- ОЦМ, Химиклар проспекты, 72б (9-11:00);
- ОЦМ, Бызов урамы, 9 (9-11:00).
5 октябрь, пәнҗешәмбе
- ОЦМ, Яшьлек урамы, 8 (9-11:00);
- ОЦМ, Студентлар урамы, 13 (9-11:00).
6 октябрь, җомга
- ОЦМ, Студентлар урамы, 49 (9-11:00);
- ОЦМ, Шинчылар проспекты, 25а (9-11:00).
1 нче (Менделеев урамы, 46) һәм 2 нче (Төзүчеләр проспекты, 10Д) поликлиникаларда эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр прививка ясатырга мөмкин.
Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев