Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада катлаулы инсультлы пациентларга уникаль операцияләр ясадылар

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе базасында катлаулы инсультлы пациентларга уникаль операцияләр үткәрделәр. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче пациент — 59 яшьлек Людмила Чугунова, ул дәвалау учреждениесенә ишемия инсульты белән эләгә. Аның кул һәм аяк хәрәкәтләре өчен җавап бирә торган баш миен кан белән тәэмин итүче зур кан тамыры тыгылган була.

«Безнең бурыч — бот артериясе аша йокы артериясенә катетер үткәрү һәм шуннан соң гына баш миенең зарарланган өлешенә сак кына керү», — дип сөйли рентгенохирург Рафаэль Кудаяров.

Ике көннән соң шундый ук операцияне 67 яшьлек Петр Маркушинга да ясаганнар.

«Ике операция дә тиеш булганча, катлаулануларсыз үтте. Баш операцияләре куркыныч, чөнки дөрес булмаган кечкенә генә хәрәкәт тә баш миенең башка өлешендә тагын бер инсульт китереп чыгарырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Кудаяров.

Хәзер пациентлар үзләрен яхшы хис итә һәм табибларга тормышларын саклап калулары өчен рәхмәт әйтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев