Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау буенча мобиль пунктлар эшен дәвам итә

Шәһәр халкына «Флю-м» препараты белән прививка ясыйлар.

Түбән Камада халыкны грипптан вакцинацияләү кампаниясе актив фазага керә. Көн саен шәһәрнең төрле нокталарында мобиль пунктлар ачыла. Кичә табиблар Химиклар проспекты, 16 адресы буенча урнашкан иҗтимагый үзәктә прививка ясату кабинеты оештырды.

Шәһәр халкына «Флю-м» препараты белән прививка ясыйлар. Бу үзебездә җитештерелгән вакцина, ул грипп белән бик нәтиҗәле көрәшә.

Түбән Камада мобиль вакцинация пунктлары үзләрен уңай яктан күрсәтте инде. Кагыйдә буларак, аларны микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә ачалар, шуңа күрә кешеләргә ерак йөрергә дә кирәкми. Бөтен гаилә белән шунда гына килергә мөмкин.

Кичә теләүчеләр күп булды, коридорда чират барлыкка килде. Ләкин табиблар халыкны тоткарламады, тиз эшләде. Вакцинациянең мобиль төркемнәре иртәгә, 12 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне Корабельная урамындагы 20 нче йортта 10:00 — 12:00 сәгатькә кадәр, Менделеев урамындагы 32 нче йортта 09:00 — 11:00 сәгатьтә эшләячәк. 

Күчмә прививка бригадаларының тулы графигы белән биредә танышырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев