Түбән Камада грипп һәм COVID-19 белән авыручылар саны кимегән
Түбән Кама районында һәм Түбән Камада санитар-эпидемиологик хәл контрольдә кала.
«Эшлекле дүшәмбе» барышында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин сөйләгәнчә, 2024 елда йогышлы һәм паразитар авыруларның 55,3 мең очрагы теркәлгән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 7,4 процентка кимрәк. Төп өлешне ОРВИ, грипп һәм COVID-19 тәшкил иткән.
Кискен эчәк инфекцияләре, стрептококк инфекциясе, грипп һәм коронавирус белән авыручылар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта корчаңгы белән авыру 44 процентка, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы 4 тапкырга һәм талпан кадалу очраклары 23,5 процентка арткан.
Районда дифтерия, кызамык, кызылча һәм талпан энцефалиты очраклары теркәлмәгән. Вакцинация программасы уңышлы гамәлгә ашырыла: план тулаем алганда 96 процентка һәм балалар арасында 99 процентка үтәлгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев