Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада биш кешене эссе суккан

Табиблар эссе вакытта баш киеме кияргә, физик күнегүләрне киметергә, бүлмәләрне җилләтергә, вентиляторлар яки кондиционерлар кулланырга киңәш итә.

Узган атнада Түбән Камада ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрне коткарырга 1058 тапкыр юлга чыкты. Бу хакта НЦРМБ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә — 15 пациент китерелгән, инсульт белән — 11.

Пешүдән зыян күргән 5 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 82 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Респиратор авыруларның симптомнары турында табибларга 77 кеше зарланган.

Моннан тыш, Түбән Камада бер атна эчендә кояш астында озак булганнан соң биш кешене эссе суккан. Табиблар искә төшерә: эссе вакытта баш киеме кияргә, физик күнегүләрне киметергә, бүлмәләрне җилләтергә, вентиляторлар яки кондиционерлар кулланырга кирәк. Шулай ук табигый тукымадан җиңел ачык кием кияргә киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев