Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада бер атна эчендә 7 кеше юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1 043 тапкыр чыккан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә пешеп җәрәхәтләнгән өч кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, биш кеше инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә китерелгән һәм тагын 10 кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган. Җиде көн эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше зыян күргән.

ОРЗ симптомнарына зарланып кабул итүгә 56 кеше килгән, тагын 98 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

Бер атна эчендә хастаханәгә 372 кеше китерелгән, шуларның 161е госпитализацияләнгән. Калган пациентларга кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев