Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада 12 апрельдә 10 мең адымлык массакүләм йөреш уздырылачак

Акциядә һәркем катнаша ала.

12 апрельдә Түбән Камада «Тормышка 10 000 адым» дип аталган язгы сәламәтләндерү акциясе узачак. Катнашучыларны сәгать 10да «Гаилә» паркындагы сәхнә янында көтәләр.

Дистанциягә чыгар алдыннан чараны оештыручылар зумба буенча дәртләндергеч тренировка, балалар өчен уеннар һәм күңел ачулар үткәрәчәк. Шулай ук тәмәке тартудан баш тарту мәйданчыгы эшләячәк, анда түбәнкамалылар тәмәке яки вейпларны фитнес-үзәккә йөрүгә алыштыра алачак.

Старт 10:50 гә планлаштырылган. Финишта катнашучыларга файдалы десерт бүләк ителәчәк.

Акциядә һәркем катнаша ала.

«Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең физик активлыгын саклап калу өчен көненә 6-10 мең адым узарга киңәш итүенә нигезләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев