Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама хәрби комиссариатында прививка ясау буенча күчмә бригада эшләячәк

Түбән Камада прививка ясау буенча күчмә бригадаларның 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәрге атнага эш графигы басылып чыкты.

18 яшьтән башлап теләге булган һәркем микрорайондагы иҗтимагый үзәкләрдә гриппка каршы прививка ясата ала.

16 сентябрьдә прививканы Яшьлек урамындагы 8 нче йортта 10нан 12:00гә кадәр һәм Студентлар урамындагы 13 нче йортта 10нан 11:00гә кадәр ясатырга мөмкин иде.

17 сентябрьдә, бригадалар Химиклар проспекты буенча 16 нчы йортта 10нан 12:00гә кадәр, һәм Үзәк базарда 11дән көндезге сәгать бергә кадәр эшләячәк.

18 сентябрьдә гриппка каршы прививканы базарда ясатырга мөмкин булачак. Моннан тыш, бу көнне бригадалар 9дан 11:00гә кадәр Химиклар проспектындагы 72б һәм Бызов урамындагы 9нчы йортларда халыкны кабул итәчәк. Шулай ук көндезге сәгать бердән өчкә кадәр прививка ясатырга теләүчеләрне «Сити Молл» сәүдә үзәгендә көтәләр.

19 сентябрьдә медиклар бригадасы Корабельная урамындагы 20 нче йортта 9дан 12:00гә кадәр, Менделеев урамындагы 32 нче йортта 9дан 11:00гә кадәр һәм Үзәк базарда 11дән 13:00гә кадәр булачак.

Ә 20 сентябрьдә гриппка каршы прививканы Студентлар урамындагы 49 нчы йортта 9дан 11:00гә кадәр, Шинчылар проспектындагы 25а санлы йортта 9дан 11:00гә кадәр, шулай ук Үзәк базарда 11дән 13:00гә кадәр һәм «Сити Молл» да 13тән 15:00гә кадәр ясатырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, медикларның күчмә мобиль бригадасы эш көннәрендә военкоматта эшләячәк. Анда 8дән 11:00гә кадәр прививка ясатырга була.

Шулай ук теләгән һәркем эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр 1 һәм 2 нче поликлиникаларда вакцинация үтә алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев