Түбән Кама табибы ябыгу серләре турында сөйләде
Тиз ябыгуның сере дөрес яшәү рәвешенә яшерелгән, ди табиб.
Җәй якынлашкан саен, хатын-кызлар, ә кайвакыт ир-атлар да, ябыгу турында хыяллана башлый — төрле «диеталарга утырып», тәүлек буе ашамыйча йөреп, җиде кат тир чыгарып, спорт залында күнегүләр ясый.
Ышанычсыз ысул
Ә чынлыкта нечкә билле булу өчен нибары дөрес тукланып, атнага бер-ике тапкыр физик күнегүләр ясау да җитә. Ләкин бүгенге көндә гүзәл затлар яңа диета — вакыты-вакыты белән ач тору белән мавыга. Ябыгуның бу ысулы файдалымы? Кемнәргә андый ысул ярамый? Артык килограммнардан ничек дөрес котылырга? Бу сорауларга җәмәгать сәламәтлеге үзәгенең медицина профилактикасы табибы Александра Скрипко җавап бирде.
Табиб сөйләүенчә, ябыгуның бу ысулы 4 сәгатьтән алып 16 сәгатькә кадәр ач торуны күздә тота. Дөресен генә әйткәндә, ул әлегә өр яңа ысул булып чыкты, аның ышанычлы булуын исбатлаучы практика юк. «Табиблар тәҗрибә уздырганнар. Сәламәт тукланып, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче хатынкызларга һәм ир-атларга бу ысул бөтенләй килешмәгән. Алар шулай итеп, бервакыт ач торып, калган сәгатьләрдә тукланып, күренерлек нәтиҗәләргә ирешмәгәннәр», — диде Александра Скрипко.
Интерваль ач тору кайбер кешеләргә бөтенләй дә тыелган. Андыйларга гәүдә авырлыгы җитмәүче, ашказаны-эчәк юлы авырулары белән интеккән, гастрит белән авырган, ашказанында җәрәхәтләр булган кешеләр, йөкле һәм имезүче хатын-кызлар керә. Табиблар шулай ук гипертония, шикәр чире, онкология белән авыручыларны аерым билгеләп үтә. «Бу авырулар билгеле бер диетаны таләп итә, аны бернинди очракта да бозырга ярамый. Өстәвенә, безнең организм шундый итеп төзелгән ки, ризыкны эшкәртүнең төп вакыты — көннең беренче яртысы дип санала. Ябыгуның бу төре ашау вакытын юк итә. Шуңа күрә мин, табиб буларак, бу ысулны пациентларга тәкъдим итмәскә тырышам». — дип кисәтте табиб.
Ач тору вакытын көннең икенче яртысына күчерергә дә ярдәм итмәячәк, диләр табиблар. Чөнки кеше организмына көненә берничә тапкыр ризыктан килгән билгеле бер күләмдә энергия алырга кирәк. Ул безгә сулыш алырга, йөрергә, уйларга, гомумән, яшәргә ярдәм итә. Ә иркенләп утырып кирәкле күләмдә ашалган ризыкның файдасы нибары алты сәгатькә генә җитә икән. Алга таба организмга энергия керми, бу исә тиз аруга, йокымсырауга, нервалар таушалуга китерә. Шул исәптән, ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар да барлыкка килергә мөмкин.
Авырлыкны югалту сере
Бүгенге көндә һәрбер табиб организмга кергән аксымнар, майлар һәм углеводлар күләмен (КБЖУ) дөрес күзәтергә өнди. Табиблар әйтүенчә, безгә энергия алардан барлыкка килә. КБЖУ организмга билгеле бер күләмдә генә керергә тиеш икән. «Тәлинкәгезне алты өлешкә бүлегез: аларның дүртесен — углеводлар, берсен — протеиннар, тагын берсен майлар биләргә тиеш. Дөресен генә әйткәндә, КБЖУны санау шактый катлаулы, бүгенге көнгә аның биш формуласы билгеле. Ләкин аларның берсен дә гади кеше куллана алмый. Моның өчен белгеч булырга кирәк. Иң җиңеле — телефонга махсус кушымта урнаштырып, санап бару. Анда нибары үз авырлыгыңны, яшеңне, озынлыгыңны кертеп, ашаган ризыгыңны граммнарда күрсәтү таләп ителә. Бу бик уңайлы! Шулай ук яшәү рәвешегезне дә исәпкә алырга кирәк: сез спорт белән шөгыльләнәсезме, эштә физик күнегүләр бармы һәм башкалар. Активлык күбрәк булган саен, КБЖУ югарырак булырга тиеш», — дип сөйләде Александра Скрипко.
Табиблар кайвакыт ябыгу өчен аз күләмдә көненә биш тапкыр ашарга тәгъдим итә. Ләкин бу ысул инсулинга каршы торучы кешеләр өчен килешми. Аларга табиблар көненә ике-өч тапкыр гына ашарга киңәш итә. Диетада ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр булырга тиеш. Майларны авокадо, чикләвекләрдән алырга мөмкин (кечкенә генә уч җитәрлек), атнага бер тапкыр булса да балык ашау файдалы. Салатларга төрле майлар кушсаң, тәмлерәк булачак: горчица, зәйтүн, җитен мае.
Александра Скрипко зур авырлык белән көрәшкәндә алкогольле тукланудан баш тартырга киңәш итә. «Тән массасы артык зур булган кешеләргә ул, гомумән, бик зарарлы. Мәсәлән, сыра кебек җиңел алкоголь аеруча куркыныч. Аларны кеше литрлап эчә, ә калорияләре бик күп», — дип кисәтте табиб.
Билгеле булганча, метаболизм — организмдагы матдәләр алмашуның тизләнүе. Тиз ябыгуның сере дөрес яшәү рәвешенә яшерелгән. Әгәр дә сез баланслы ашап, минималь физик күнегүләр белән шөгыльләнсәгез (атнага ике сәгать ярым һәм көн саен 8000-10000 адым атлап), бу сезнең метаболизмны тагын да тизләтер дип вәгъдә итә табиблар. Шул ук вакытта «тискәре» калорияле продуктлар да ашарга кирәк икән. Мәсәлән, сельдерей, спаржа, брокколи.
Ахырдан табиб масса индексын ничек дөрес итеп исәпләүнең серен ачты: «Әгәр без тән массасын кеше биеклегенең квадратына бүлсәк, тән массасы индексын табачакбыз. Әгәр дә нәтиҗә күрсәткечләре 18дән 25кә кадәр булса — бу яхшы дип санала. 18 дән ким булса — сезгә гәүдә авырлыгы җитми, 25тән 30 га кадәр икән — артык масса, 30 дан югарырак күрсәткечләр симерүне аңлата».
Фотода: А. Скрипко.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев