Түбән Кама табиблары пациентларны ампутациядән коткаручы операцияләр үткәрә
Ике ай эчендә алты шундый операция башкарылган.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә югары технологияле операцияләр ярдәмендә пациентларны ампутациядән коткаралар.
Дамир Вәлиулин җитәкчелегендәге хирурглар командасы ясалма кан тамырларын имплантацияли, кан агымы өчен әйләнеч юллар булдыра.
Пациентларның берсе, 55 яшьлек ир-ат, озак вакыт аяклары авыртудан интеккән.
«Ангиография кан агымы булмавын күрсәтте — Лериш синдромы, бу авыру вакытында атеросклероз артерияләрне каплый», — дип аңлата Вәлиулин.
Шунтирование буенча биш сәгатьлек операция кан өчен яңа юл булдыра. Берничә көннән пациент инде авырту сизмичә йөри алган. Чир кире әйләнеп кайтмасын өчен аңа хәзер сәламәт яшәү рәвешен саклау мөһим.
Ике ай эчендә алты шундый операция башкарылган. Моңа кадәр алар еш кына ампутация белән тәмамлана торган булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев