Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында ике баланы елан чаккан

Елан чаккан очракта, бер сәгать эчендә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасында елан чагу очраклары көннән-көн арта бара. Соңгысы Чаллыда булган, анда бала зыян күрә. Түбән Камада да кара елан белән очрашканнан соң хастаханәдә ятып чыккан кешеләр бар.

Еланнар тиз һәм сиздермичә чага. Гадәттә, куркыныч сизмәсә, сөйрәлүчеләр үзләре һөҗүм итми. 

Түбән Кама районында еланнарның өч төре яши, әмма аларның берсе генә — дала еланнары гына куркыныч тудыра. Еланнар кешеләргә май аенда ук һөҗүм итә башлаган. Агулы еланның беренче корбаны 13 яшьлек малай булган. Рептилия аңа бакчада һөҗүм иткән.

Июнь ахырында, аягын елан чаккан 44 яшьлек хатын-кыз реанимациягә эләгә. Соңгы очрак узган атнада теркәлә. Бу юлы елан Түбән Уратма авылында 6 яшьлек кызны тешләгән.

Табиблар әйтүенчә, кара елан агуы кешене үтермәсә дә, сәламәтлеккә шактый зур зыян салырга сәләтле. Беренче чиратта, нерв системасы зарарлана. Шуңа күрә, елан тешләгән очракта, бер сәгать эчендә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Зыян күрүчеләргә кара елан агуына каршы сыворотка кадыйлар һәм интенсив дәвалану билгелиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев