Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында яңа ФАП төзелеше тәмамланды

Модульле ФАПның мәйданы 42 кв. м.

Түбән Кама районының Колмакчы авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды.

Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында типовой проект буенча төзелгән, дип хәбәр итә Түбән Каманың шәһәр сәламәтлек саклау тармагының матбугат хезмәте.

Модульле ФАПның мәйданы 42 кв. м. Анда процедура кабинеты, халыкны кабул итү бүлмәсе, санитар бүлмә каралган. Барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель китерелгән, су һәм газны гына тоташтырасы калган.

Колмакчы авылындагы ФАП шунда беркетелгән 174 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Шуларның 167се — өлкәннәр, ә 7се — балалар.

Фото: Түбән Кама шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев