Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районы поселогы хастаханәсенә 7 миллион сумлык заманча җиһаз кайтартылган

Приборлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы хастаханәсенә цифрлы колоноскоп һәм гастроскоп кайткан.

Җиһазларның 180 градуслы югары резолюцияле камерасы һәм 8 мм калынлыктагы эш өлеше бар.

Алар авыруның төрле этапларында ашказаны-эчәк трактының югары бүлекләренең патологияләрен югары төгәллек белән диагностикаларга ярдәм итәчәк. Приборлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган. Аларның бәясе 7 миллион сум тирәсе, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев