Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама муниципаль үзәк район хастаханәсендә эпидемиягә каршы чикләүләр кертелгән

Мондый чаралар кертү респиратор вирус инфекцияләренең артуы белән бәйле.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе территориясендә эпидемиягә каршы чикләү чаралары кертелде.

Хастаханәнең матбугат хезмәте аңлатуынча, мондый чаралар кертү респиратор вирус инфекцияләренең артуы белән бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә, стационар бүлекләрдә пациентлар янына кереп йөрү чикләнгән. Моннан тыш, урында ятучы пациентларны караучы кешеләр дә дәвалаучы табиб карары буенча гына кертеләчәк.

Пациентлар өчен тапшырулар махсус кабул итү пунктларында билгеләнгән вакытта кабул ителә.

«Шулай ук сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен хастаханәгә барганда битлекләр куллануны сорыйбыз», — дип кисәтә табиблар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев