Тонометрларны бушлай тикшерүгә йөзләгән түбәнкамалы килде
Түбән Кама «Будь уверен, будь здоров» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Аның кысаларында халык алып килгән тонометрларны тикшерделәр.
Шәһәр халкы стандартлаштыру һәм метрология үзәгенә килеп, белгечләрдән басымны үлчәү приборлары күрсәткечләренең төзеклеген һәм төгәллеген бушлай тикшертә алды. Шулай ук җиһазларны киләчәктә куллану буенча консультацияләр бирелде.
Бу хезмәттән йөзләгән түбәнкамалы файдаланды. Әлеге тикшерүләрдән чыгып, кешеләр китергән тонометрларның уртача 10 процентында тайпылышлар ачыкланган. Тонометрларны иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул иттеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев