Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб үлемгә китерергә мөмкин булган өч симптом турында сөйләде

Табиб «күкрәктәге борчылу хисе» кебек билгене игътибарсыз калдырмаска өнди.

Өч билге кешене тиздән үләчәге турында кисәтә ала. Бу хакта хирург һәм онкоуролог Марк Гадзиянның Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аерым алганда, табиб «күкрәктәге борчылу хисе» кебек билгене игътибарсыз калдырмаска өнди, чөнки ул кан тамырларында тромб барлыкка килү турында сөйләргә мөмкин.

«Секунд эчендә үләләр», — ди Гадзиян.

Моннан тыш, белгеч фикеренчә, озакка сузылган диарея, иртә белән тын кысылыр чиккә җиткәнче ютәлләү һәм баш авырту йөрәк һәм үпкә авырулары, мәсәлән, үсештәге яман шеш яки аорта аневризмасы турында сөйли ала.

Ул тромблар барлыкка килүне тикшерүче кан анализы ясарга чакыра, чөнки бу адым кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.

Гадзиян шулай ук инфаркт, инсульт һәм сидек системасы авыруларын профилактикалау өчен йоклар алдыннан бер стакан чиста су эчәргә киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев