Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Табиб колак шаулый башлау сәбәпләрен әйтте

Бу хакта неврология бүлеге мөдире кисәтә.

Колак чыңлау һәм шаулау баш мие хроник ишемиясе, шикәр диабеты яки гипертоник авыру булуын күрсәтергә мөмкин, дип сөйләгән Люберцы өлкә хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Наталья Щипицина. Бу хакта «РИА Новости» яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Колак шаулау, кагыйдә буларак, баш мие хроник ишемиясе белән интегүче кешеләрдә очрый (шаулау диффуз булган, ягъни бөтен башка таралган, яки колак чыңлау һәм шаулау ике яклы булган очракта). Әгәр дә колак шаулый, һәм колак шаулау бер генә яклы (пациентлар бу очракта гадәттә «бер колакта шаулый» диләр), шул ул ук вакытта ишетү сәләте кимү дә күзәтелә икән, иң элек урта колакта ялкынсыну процессы булу-булмавын тикшерү өчен табиб-оториноларингологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Щипицина.

Невролог сүзләренчә, баш мие хроник ишемиясе очрагында диффуз (ике яклы) шаулау вак артерия һәм тамырлар арасында урнашкан микроциркулятор юлның вак кан тамырлары зарарлануын күрсәтә.

«Бу — баш мие хроник ишемиясе. Ягъни шикәр диабеты, гипертоник авыру, кан тамырлары атеросклерозы белән интегүче кешеләрдә инде мондый симптомнар баш мие кан агымы бозылу (ләкин кинәт барлыкка килгән түгел, ә яшәү дәвамында үсә барган) кысаларында очрый», — дип өсти Щипицина колак шаулый башлауның сәбәпләре турында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев