Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сөтле чәй шифасы турында

Сөтле чәй — туклыклы эчемлек.

Яңа пешерелгән чәй белән сөт бергә кушылгач, аларның икесенең дә файдалы сыйфатлары арта икән. Сөтле чәй теинның (кофеин аналогы) организмга тискәре йогынтысын киметә, сөт ферментлары күбрәк булган саен теинның микъдары кими, дип яза «Кызыл таң» газетасы. 

Нерв системасында проблемасы булган кешеләргә сөтле чәй эчәргә киңәш ителә. Артык каты пешерелмәгән мондый чәй тынычландырачак.

Лактоза куллана алмаган кешеләр сөт ризыкларыннан баш тарта. Ә менә чәй белән кушылгач, сөттәге авыр аксымнар һәм майлар реакциягә керә һәм «эреп» бетә. Шуңа мондый кешеләр өчен сөтле чәй — яхшы эчемлек.

Гастриттан интегүчеләр чәйдән авырлык тойгысы кичерә. Ә сөт кушылган чәй эчемлекне йомшарта һәм йоткылык тышчасын тынычландыра.

Сөтле чәй — туклыклы эчемлек. Ул арыганлык тойгысы кичергәндә, авырудан соң тернәкләнгәндә киңәш ителә, кан басымын тәртипкә сала, инфекцияләргә каршы торырга булыша.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев