Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Россиядә коронавирусның «Пирола» варианты барлыкка килгән

«Пирола»ның Россия территориясендә таралуы дәвам итәр дип көтелә.

Россиядә коронавирусның яңа «Пирола» вариантын йоктыруның ун очрагы ачыкланган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» «Российская газета» га сылтама белән.

«3 ноябрьгә кадәр без Россиядә бу вирусны теркәмәдек», — дип белдерә Попова журналистларга. «Пирола» вирусы чирнең авыррак агышына китерми, дип өсти ул. Аның сүзләренчә, барлык ачыкланган очраклар читтән кергән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә әйтүләренчә, «Пирола»ның Россия территориясендә таралуы дәвам итәр дип көтелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте элегрәк кисәткәнчә, коронавирусның яңа «Пирола» вариантында өстәмә мутацияләр бар. Ул элеккеге вариантлар, шул исәптән "Омикрон"га караганда йогышлырак. Шул ук вакытта ведомствода Россиядә "Пирола«ны ачыклау өчен тестлар һәм дәвалау өчен препаратлар барлыгын ассызыкладылар.

Август уртасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «Омикрон» подштаммы булган «Пирола» ны «күзәтү астындагы вариант» категориясенә күчерүен игълан итте, чөнки анда күп санда мутацияләр табылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев