Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Көтелмәгән шатлык

Балалар хастаханәсенең патология бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Римма Сәетова «ТР ның атказанган табибы» исеменә лаек булган. Бу һөнәргә ул гомеренең 25 елын багышлаган. Аның куллары аша меңнәрчә гүзәл зат үткән.

– Әле бүген генә матур бер кызчык туды. Әнисенең корсагында аркылыга ятканлыктан, ярып алырга туры килде. Гомумән, яңа кеше тууы психологик, физик, рухи «чыгымнарны» каплый. Бигрәк тә, ул сау-сәламәт булып дөньяга килсә, күңел тынычлана. Әмма  һәр очрак үзгә була, – дип аңлата табибә хәбәрчегә. 
Хезмәттәшләре аны ихтирам итә. Ул – тырыш, профессиональ хезмәткәр генә түгел, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кеше дә.
– Эшләү дәверендә Римма ханым үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте, эшен бирелеп башкара, – ди аның турында перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе җитәкчесе Рөстәм Галиев. 
– Римма ханым – бик әйбәт табиб. Хатын-кызлар белән уртак тел таба белә, аның турында сөйләгәнче, эштә үз-үзен тотышын күрү дә җитә, – дип ассызыклый бала тудыру бүлеге акушеркасы Динара Хәйретдинова. 
Яңа исем бирелү Римма Сәетова өчен көтелмәгән, бик тә шатлыклы хәбәр булган. Әмма үзе әйтүенчә, аның өчен иң кадерле бүләк – сәламәт һәм бәхетле пациентлары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев