Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кемнәргә туңдырма ашарга ярамавын әйткәннәр

Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә.

Өлкән яшьтәге кешеләргә, эссе һава торышына карамастан, туңдырма ашарга ярамый. Әлеге таталы ризык хәтерне начарайтырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Антонина Машарова белдерә, дип яза «Ватаным Татарстан»

— Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә, бу өлкән яшьтә теләсә нинди гастроэнтерологик патологиянең кискенләшүенә китерә, — дип аңлата табиб.

Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ашказан-эчәк тракты белән проблемалары булса, туңдырма ашарга ярамый. Бу ризыкта йөрәк эшчәнлеген начарлатучы һәм кан тамырларында атеросклеротик төерләр барлыкка килүгә сәбәпче булучы майлар бар. Өстәвенә, туңдырманы еш кына үсемлек майлары, шул исәптән пальма мае нигезендә ясыйлар, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев