Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кардиолог ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булуын аңлата торган симптомнарны атады

Мондый борчулы симптомнарны булдырмас өчен ел саен диспансеризация узарга киңәш ителә.

Кешене сагайтырга һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәргә тиешле симптомнарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы туры эфиры вакытында министрлыкның баш кардиологы, Казанның 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким атады.

«Әгәр пациентның күкрәк читлегендә ниндидер гадәти булмаган нәрсә барлыкка килсә — пациент үзе өчен гадәти булган физик йөкләнешне авыр кичерә, кинәт тыны кысылуны сизә, күкрәгендә ниндидер басым барлыгын тоя башласа, бу ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Бу я ашыгыч ярдәм чакыртырга, я поликлиникада ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетына мөрәҗәгать итәргә, дигән сүз. Кардиограмма ясаган һәм анамнез җыйганнан соң пациентны кардиологка җибәрәчәкләр», — дип аңлатты табиб.

Әгәр күкрәк читлеге артында аскы теш казнасына, калак сөяге астына, аркага, иңбашка тарала торган басымлы авыртулар барлыкка килсә, һәм бу авыртулар физик яки эмоциональ йөкләнешләр вакытында барлыкка килә һәм алар тәмамланганнан соң юкка чыга, яки дулкынсыман көчәя икән, бу ашыгыч ярдәмгә шалтырату өчен сәбәп булып тора.

Әгәр кеше инде авырый һәм гадәттә авыру симптомнарын дарулар ярдәмендә баса торган булган, ә хәзер даруларның кинәт булышмый башлавын һәм яңа симптомнар барлыкка килүен күзәтә икән, бу, табиб сүзләренчә, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итү өчен сәбәп.

Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, кан басымы югары булганда баш әйләнгән һәм борыннан кан киткән очракта да медицина хезмәткәрләрен өйгә чакыртырга кирәк. Мондый борчулы симптомнарны булдырмас өчен ел саен диспансеризация узарга киңәш ителә. Бу авырулар килеп чыгу куркынычы факторларын вакытында билгеләргә һәм аларны булдырмас өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев