Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Карбыз сайлый беләсезме?

Карбыз сезонының иң кызган чагы.

Җәй үтеп бара. Карбыз сезонының иң кызган чагы. Кибет киштәләре карбыздан сыгылып тора.

Бу буй-буй күлмәкле, тәмле, баллы, сусыл җиләктән (фәнни яктан карбызны җиләк дип атыйлар) башка җәйне күз алдына да китерергә кыен. Карбыз ул шундый товар, аның яхшымы-начармы икәнен белү шактый кыен. Тик шулай да сайлаганда кайбер кагыйдәләрне истә тотсагыз, яхшы һәм тәмле карбыз туры килер. 
— уртача зурлыктагы, авыр булмаган карбыз сайлагыз; 
— киселгән, ярылган урыннары булмасын;
— карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылтсары төстәгесен сайлагыз; 
— өлгергән карбыз кабыгына сукканда җиңелчә яңгыравык тавыш чыгара һәм кысканда җиңелчә шытырдап куя; 
— эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә булырга тиеш;
— карбызның койрык өлеше сары һәм кипкән булырга тиеш. Чөнки карбызның койрыгы яшел булса, аны вакытыннан алда өзгәннәр дигән сүз.

Карбыз һәм кавынны рөхсәт ителгән урыннардан гына сатып алыгыз. Тик шулай да, ашар алдыннан җылы су белән юарга онытмагыз. Шулай эшләсәгез, карбыз тышындагы тузан, пычрак кискәндә эченә эләкмәс. Киселгән карбызны суыткычта саклагыз, һәм аны тәүлек эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.

Фото freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев