Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Иммунитетны ныгытучы 9 азык-төлек

Иммунитетны ныгытуның иң яхшы юлы — дөрес туклану.

Иммунитетны ныгытуның иң яхшы юлы — дөрес туклану, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты. Нинди ризыклар кулланырга кирәклеген беләсезме? 

Сарымсак. Аны чи килеш ашарга кирәк. Ваклап икмәккә ягарга, соусларга кушарга да була.

Майлы балык. Анда иммунитет өчен бик файдалы цинк бар.

Шоколадның какао проценты күп булганын кулланыгыз. Ул организмны бактерияләрдән саклый.

Гөмбә лейкоцитларның организмны саклау функциясен көчәйтә.

Имбирны салкын тию авырулары башланганда төнәтеп эчәргә, чәйгә кушарга кирәк.

Лимонны кайнар чәйгә салмыйча кулланыгыз. Югыйсә, аның файдалы сыйфатлары бетә.

Бал иммун һәм нерв системаларын ныгыта, тизрәк савыктыра.

Кефир эчәклекне микроблардан саклый, авыруларга каршы торырга ярдәм итә.

Кабактагы бета-каротин иммун системасын тәртипкә сала.

Фото: freepik.com

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев