Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бөтендөнья донор көнендә Түбән Камада 48 кеше 27 литр кан тапшырган

Районда барлыгы 8500 донор исәптә тора, шуларның 1500е — мактаулы донорлар.

Түбән Камада 14 июньдә Бөтендөнья донор көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, иртә таңнан «Кан үзәгендә» аны тапшырырга теләүчеләрдән чират барлыкка килде.

Килүчеләрнең күбесе инде берничә ел рәттән кан тапшыра. Бөтен процедура биш минуттан артык вакыт алмый. Бер тапкыр бер кешедән 450 мл кан алалар. Бер көн эчендә 48 донор 27 литр кан тапшырган.

Кабинетка кереп алдыннан, һәркем мәҗбүри медицина тикшерүе уза. Әгәр сәламәтлек яхшы икән, кешегә кан бирергә рөхсәт ителә, ә менә авырлыгы 55 килограммнан ким яки җитди авырулары булганда кан тапшыру тыела.

«Барлык донорларыбызга кешелекле һәм игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерәбез. Кан биреп, алар кешеләрнең гомерләрен саклап калалар. Бүген, мөмкинлектән файдаланып, барлык донорларга сәламәтлек, муллык, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телим», — дип билгеләп үтте Түбән Кама «Кан үзәге» эпидемиологы Фәридә Акаева.

Каннан тыш донорлар плазма да тапшыра — бу авыруның канындагы аксым дефициты белән бәйле катлаулы авыруларны дәвалауда кулланыла торган иң кыйммәтле компонент.

Көн саен Түбән Кама «Кан үзәгенә» иллегә якын кеше кан тапшырырга килә. Районда барлыгы 8500 донор исәптә тора, шуларның 1500е — мактаулы донорлар.

Мактаулы донор статусын алу өчен канны һәм плазманы 40 тапкыр түләүсез тапшырырга кирәк. Мондый кешеләр махсус значокка ия була һәм ташламалардан файдалана ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев