Балалар агулана, өлкәннәр китә
19-25 гыйнвар атнасында шәһәр һәм районыбыз халкы "Ашыгыч ярдәм"гә 1536 мәртәбә шалтыраткан. Шул исәптән, 84 очракта - йөрәк авыруыннан, 58ендә - агуланудан, 41е - астмадан, 43е - кан басымыннан, 28е - инсульттан интегүчеләргә һәм 107 очракта төрле җәрәхәтләр алган кешеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. 6 кеше кул-аягын өшетеп табибларга мөрәҗәгать...
19-25 гыйнвар атнасында шәһәр һәм районыбыз халкы "Ашыгыч ярдәм"гә 1536 мәртәбә шалтыраткан. Шул исәптән, 84 очракта - йөрәк авыруыннан, 58ендә - агуланудан, 41е - астмадан, 43е - кан басымыннан, 28е - инсульттан интегүчеләргә һәм 107 очракта төрле җәрәхәтләр алган кешеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. 6 кеше кул-аягын өшетеп табибларга мөрәҗәгать иткән, 2 кешегә пычак белән кадаганнар. Чакыруларның 54 очрагы ялган булган.
Күргәнегезчә, агулану очраклары шактый. 11 айлык малай һәм 2 яшьлек кызчык, ялгышып, дару эчеп агулансалар, 43 яшьлек ир, тормыш белән исәп-хисапны өзәргә теләп, йокы дарулары эчә. Шулай ук, 15 яшьлек кыз, 28 яшьлек хатын-кыз һәм 54 яшьлек ир-ат та, тормыштан китәргә теләп, төрле дарулар эчеп агуланалар. 24 һәм 45 яшьлек ир-атлар кан тамырларын кисәләр. Бәхетләренә, аларның барысына да табиблар вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерәләр. Бары тик 53 яшьлек ир-атны алар коткарып кала алмый, ул "Ашыгыч ярдәм" килгәнче асылынып үлгән була.
2 яшьлек бер бала суыра торган кәнфит белән, 1 яшьлеге груша кисәгенә тончыга, тагын 1 яшьлек сабый кайнар суга пешә. Боларны укыгач, һәрбер ата-ана үз баласын күз уңыннан ычкындырырга ярамаганын хәтеренә ныгытып салып куяр дип. ышанабыз.
"Ашыгыч ярдәм" табиблары 27 яшьлек кыйналган бер ир-егетне дәваханәгә озаталар, ире кыйнаган 35 яшьлек хатын исә дәваханәгә барудан баш тарта. Ә күкрәгенә пычак белән кадалган 49 яшьлек ирне һәм беләгенә пычак белән чәнчелгән 42 яшьлек хатынны табиблар дәваханәгә озаталар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев