Җәйнең истәлекле мизгелләре
Кыш буе зарыгып көткән җәйге каникул шундый тиз үтеп китә. Яңа уку елы башланганга да бер ай вакыт узган икән инде. Әйдәгез, җәйне искә төшереп алыйк әле. 36 нчы мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары сезнең белән җәй турындагы истәлекләрен уртаклашыр.
Динара Нәбиева: Менә зарыгып көткән җәйге каникул да үтеп китте. Без инде хәзер зурлар – бишенче сыйныф укучылары. Иптәшләрем быелгы җәйге ялларын ничек үткәрделәр, кайларда булдылар, нәрсәләр күрделәр икән? Әлеге сорау тел очымда бертуктаусыз бөтерелеп тора. Кызыксынуымны басар өчен сыйныфташларымнан интервью алырга булдым. Кечкенәдән бирле журналист булу турында хыялланам, үземне сынап карау вакыты җиткәндер...
Сәмир Нәбиев: Бу ел җәйге каникуллар вакыйгаларга бик бай булды. Каникул башлану белән мин «Чайка» сәламәтләндерү лагерендә ял иттем. Анда бик күңелле hәм кызык булды. Һәр көнне конкурслар, төрле чаралар үткәрелде. Без уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык, фотога төштек. Мин анда элекке дусларымны очраттым hәм бик күп яңа дуслар белән таныштым. Алар белән икенче елга кадәр елашып саубуллаштык.
Снежана Егорова: Ә мин ялларны Казанда – Татар иленең башкаласында үткәрдем.
Андагы океанариум, Кырлай аттракционнар паркы, Бауман урамы, балалар поезды, «Ривьера» аквапаркы, Кремль, Әкият курчак театры, Г. Камал театры, Кабан күленең гүзәллеге, матурлыгы, кызыклылыгы сөйләп бетергесез.
Әлфия Шәмсетдинова: Җәйге каникулны мин һәрвакыт авылда үткәрәм. Анда минем әбием һәм бабам яши. Авылда ял итү бик рәхәт. Бабам белән печән җыярга йөрдем. Безнең умарталар да бар. Әбием мине тәмле бал белән сыйлады. Авылдан ерак түгел зур күл бар. Мин анда дусларым белән су коенырга йөрдем. Каникул тәмамлангач, шәһәргә кайттым.
Алина Чижик: Синең соравыңа Булат Сөләймановның шигъри юллары белән җавап бирәсем килә:
Җәйге таң
Таң.
Томан.
Мунча керә авыл,
Болын. Урман.
Пар диңгезе,
Ун адымнан
Күреп булмый бер-береңне.
хәтта күрше өйне,
Тик тавышлар гына
Йөзеп килә,
Ишетелә.
Әнә әтәч әйтә азан;
Уян, и җан!
Кырда, ара-тирә
Үгез гудок бирә.
Кешни атлар,
Кыңгыраулар:
чың-чың.
Башка бер аваз юк,
Тып-тын.
Тынлык…
Таң.
Томан.
Җир-чабыштан
Кайткан сыман.
Самир Мусин: Җәйнең иң истә калган мизгелләре ул , һичшиксез, Геленджикка сәяхәт булды. Минем Кара диңгезгә икенче тапкыр баруым инде. Машинада ике тәүлек бару да ялыктырмады. Юлда ничә шәһәр, авыл аша үтеп, илебезнең төрле почмакларын күреп барасың. Нинди матур, бай икән бит безнең илебез! Геленджикта үткәргән ун көн бик тиз үтеп китсә дә, күңелдә бик күп истәлекләр калды. Андагы океанариум, аквапарк, шарлавыклар үзенең матурлыгы, мавыктыргыч булуы белән күп елларга исемдә калыр кебек.
Ильвир Нәҗипов: Башта мин әбием янына авылга кайттым. Анда әбиемә бакчада булыштым, дусларым белән су коенырга, җиләк җыярга бардым. Кич белән кичке уеннарга йөрдек. Кыскасы, авылда миңа бик ошады. Июль аенда мин «Кама Артегы» лагерында ял иттем. Лагерьда да бик рәхәт һәм күңелле булды – экскурсияләргә йөрдек, төрле кызыклы ярышларда, уеннарда катнаштык. Лагерьда мин күп яңа дуслар таптым, хәзер дә алар белән Интернет аша аралашам. Җәй көне күңелле, шулай да мин мәктәпне, сыйныфташларымны сагындым.
Динара Нәбиева: Әйе, безнең сыйныф укучыларының җәйге ялы бик рәхәт, истәлекле һәм файдалы үткән икән. Ләкин каникул үтте дип кайгырып утырырга безнең вакытыбыз юк, чөнки безне алда яңа танышулар, яраткан укытучылар һәм бик күп төрле чаралар көтә...
Киләчәгебез үзебезнең кулда
«Күп телләр белү – яхшы шөгыль» дигән Равил Фәйзуллин. Үз туган телеңнән башка берничә телне белү бик мөһим дип саныйм. Минемчә, күбрәк телләр белгән саен, тормышыбызда уңышка ирешү өчен мөмкинлекләребез дә күбрәк ачыла. Беренчедән, телләрне өйрәнү белем дәрәҗәсен үстерә, яхшырта. Икенчедән, башка телләрне белсәк, без абруйлы компанияләргә эшкә урнаша алачакбыз. Өченчедән, күп телләрне белүчеләрнең барысы да башка илләрдән килгән кешеләр белән аралаша, дуслаша, чит ил авторларының әсәрләрен укый, фильмнарын карый ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.
Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, күп телләр белү – ул мавыктыргыч шөгыль, кызыклы кешеләр, яңа мәдәният, яшәү рәвеше, дигән фикергә киләм. Шулай ук үз яныңда яшәгән халыкка хөрмәт тә, тормыш таләбе дә.
Туган теле белән рәттән башка телләрне дә белгән кеше киләчәктә зур уңышларга ирешер, минемчә. Ә безнең киләчәк – бары тик безнең кулда.
Исламия Ягыфарова, 6 В сыйныф укучысы
«Күп телләр белү – яхшы шөгыль, туган телең үги калмаса... »
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, – дип язып калдырган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Безнең туган телебез, чынлап та, бик матур, моңлы, назлы тел. Ул безгә әти-әни кебек үк якын. Һәрберебез өчен бишектә чагында әниебез нинди телдә җырласа, иң якын тел – шул тел.
Барыбызның да туган җире – Татарстан. Ә Татарстан Республикасында күп милләт кешеләре яши, аларның күбесе үз телләре белән беррәттән татар телен дә өйрәнәләр. Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар теле.
Мин дә кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән әби-бабаларым телен – татар телен дә бик теләп өйрәнәм һәм Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәм:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Теләге булган һәр кешегә телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә.
Мин бу телләрне бик тырышып өйрәнәм, чөнки телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык. Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта «Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч», – дип әйтмиләрдер.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез, чөнки телләр белү – зур байлык.
Камилә Мөхәммәтова, 6 В сыйныфы укучысы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев