Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларны эскизлар бәйгесендә катнашырга чакыралар

Җиңүче эше шәһәрдәге биш катлы бинаның фасадын бизәячәк.

Түбәнкамалылар «Краски города и заповедные места» темасына эскизлар бәйгесендә катнаша ала. Җиңүче эше шәһәрдәге биш катлы бинаның фасадын бизәячәк, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында.

Бәйгедә катнашучылар Түбән Каманың иң матур урыннарын рәсем аша күрсәтә алачак. Бу матур болыннар, елгалар яки шәһәрнең тарихи архитектура ансамбле булырга мөмкин.

Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 4 яшьтән 17 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән 55 яшькә кадәр. Бәйгегә эскизлар кабул ителә, шуңа күрә теләгән һәркем катнаша ала.

Катнашу өчен анкета тутырырга, шаблонга эскиз ясарга һәм konkurs@formulai. ru почтасына җибәрергә кирәк.

Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

Фото: Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев