Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга рухи үзәкнең эскизларын күрсәттеләр

2022 елның ноябрендә гыйбадәтханәләрнең беренче ташларын салу тантанасы узды.

Вахитов проспекты ягыннан Түбән Камага керү урынында төзеләчәк рухи-агарту үзәге «Бердәмлек» исемен алачак. Бу хакта «Город говорит» проектына биргән интервьюсында шәһәр мэры Рамил Муллин сөйләде.

«Бердәмлек — ул барысы бергә уртак сорауларны хәл иткәндә: бергә фикер алышканда һәм уртак чишелеш тапканда була. Нинди дин һәм милләттән булуга карамастан, иң мөһиме — без уртак эш эшлибез», — диде шәһәр башлыгы.

Интервью вакытында яңа иҗтимагый киңлекнең: мәчет һәм чиркәү эскизларын күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, мөселман һәм православие гыйбадәтханәсе Вахитов проспектының каршы якларында урнашачак, ә аларны җәяүлеләр күпере тоташтырачак.

2022 елның ноябрендә гыйбадәтханәләрнең беренче ташларын салу тантанасы узды. Булачак мәчет урынында (Чабьинская урамы ягыннан) стела, ә юл аша Изге Спиридон Тримифунтский гыйбадәтханәсе өчен православие тәресе урнаштырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев