Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм алып китте

Тартмаларга балалар ризыгы, киемнәр, подгузниклар, коляскалар, стоматология җиһазлары, китаплар, шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш химиясе салынган.

Түбән Кама волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Лариса Нуреева волонтерлар белән бергә Лисичанск һәм Рубежноега китте.

Түбән Каманың битараф булмаган кешеләре, эшмәкәрләр, меценатлар, 22 нче гимназия һәм 27 нче мәктәп укучылары һәм ата-аналары гомуми бәясе миллион сумнан артык булган гуманитар йөк җыйган.

Тартмаларга балалар ризыгы, киемнәр, подгузниклар, коляскалар, стоматология җиһазлары, китаплар, шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш химиясе салынган.

Исегезгә төшерәбез, игелекле эшләргә һәркем кушыла ала. Гуманитар ярдәм җыюның төп пунктлары Химиклар проспектындагы 72 нче йортта микрорайонның иҗтимагый үзәгендә һәм Студентлар урамындагы 9 нчы йорттагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә урнашкан.

Шулай ук өстәмә пунктлар: Корабельная урамындагы 20 һәм 50 нче йортларда һәм Шинчылар проспектындагы 25а йорттагы микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (ОЦМ) урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев