Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар яңа мурал өчен иң яхшы эскизны сайлауда катнаша ала

Тавыш бирү нәтиҗәләре 30 августта, Республика Көнендә һәм Шәһәр көнендә ясалачак.

Түбән Камада иң яхшы мурал эскизына эшләр кабул итү тәмамланды.

Хәзерге вакытта түбәнкмалылар өч эскиз арасыннан иң яхшысын сайлауда катнаша ала. Тавыш бирү Түбән Кама мэриясенең «ВКонтакте» дагы төркемендә уза.

Креатив копилкада өч дистәгә якын эш бар. Эскизларны һәркем ясаган: буяу һәм төсле карандаш яратучылардан алып Түбән Каманың абруйлы рәссамнарына кадәр. Жюри иң яхшы биш эшне сайлап алды.

Иң күп тавыш җыйган өч эскиз авторларын акчалата бүләкләр көтә. Җиңүченең идеясе «Нижнекамскнефтехим» ярдәме белән Түбән Кама йортларының берсенең фасадын бизәячәк мурал нигезенә салыначак. Эскизларның иң яшь авторларын да (18 яшькә кадәрге катнашучыларны) махсус бүләкләр көтә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре 30 августта, Республика Көнендә һәм Шәһәр көнендә ясалачак.

Фото: Түбән Кама мэриясенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев