Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың Вокзальная урамындагы юлны капиталь ремонтлауның икенче этабы башкарыла

Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 181 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Түбән Камада «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Вокзал урамындагы юлны капиталь ремонтлауның икенче этабы башкарыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче этапта Вокзальная урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан Вокзальная урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр ремонт эшләре башкарыла. Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 181 млн сум акча бүлеп бирелгән. 

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре асфальт-бетон катнашмасының тигезләүче һәм аскы катламнарын урнаштыру, шулай ук монолит бордюр урнаштыру буенча эшләр башкарган.

Алга таба махсус велосипед юллары һәм тротуарлар төзеп, җирле юлларда юл япмасын төзекләндерәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев