Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың берничә урамында юл хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Юл участоклары эшләр тәмамланганчы ябыла.

Түбән Камада 16 нчы майдан берничә урамда хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк. Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу — юлларны ремонтлау белән бәйле. Белгечләр асфальтның өске катламын салачак.

Эшләр тулысынча тәмамланганчы, Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр уң як буенча, Тынычлык проспектыннан Менделеев урамына кадәр, Тынычлык-Вахитов боҗрасы юллары участоклары ябылачак.

«Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләре таләпләрен үтәүне, шулай ук алдан әйләнгеч юлларны сайлауларын сорыйлар», — дип яза матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев