Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың баш табибы медицина кадрларының китү сәбәбен атады

Җитәкче сүзләренчә, еш кына табиблар мәҗбүри отработка вакыты тәмамланганнан соң эштән китә.

Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев медицина кадрларының эштән китүләренең төп сәбәпләрен аңлатты.

Бу мәгълүмат белән ул Түбән Кама мэры Рамил Муллин җитәкчелегендәге баш табиблар, медицина хезмәткәрләре, бүлек мөдирләре һәм шәһәр Советы депутатлары очрашуында уртаклашты.

Мерясев сүзләренчә, еш кына табиблар мәҗбүри отработка вакыты тәмамланганнан соң эштән китә. Спикер билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казан, Ижевск һәм Саратов медицина вузларында 96 студент максатчан программа буенча белем ала.

Шулай ук эштән китү сәбәпләре арасында гаилә хәле һәм яшәү урыны үзгәрү; Татарстаннан читкә китү; ординатурага керү яки пенсиягә чыгу кебекләре дә бар.

Сүз уңаенда, Түбән Кама хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында пенсия яшендәге 122 табиб эшли. 2023 елда сәламәтлек саклау учреждениеләренең табиблар белән тулылануы 45,6 % тәшкил итте. Чагыштыру өчен: 2019 елда бу күрсәткеч 50,3 % булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев