Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың 27 ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланып килә

Бу 2024 елга программага кертелгән ишегалларының 65% ын тәшкил итә.

Түбән Кама районында йорт яны территорияләрен үзгәртеп корырга ярдәм итә торган «Безнең ишегалды» республика программасы актив гамәлгә ашырыла.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге көндә 68 ишегалды төзекләндерелә, аларның 27 сендә эшләр тәмамланып килә, бу 2024 елга программага кертелгән ишегалларының 65% ын тәшкил итә.

Эшләр асфальт өслеген алыштыру һәм яңа бордюрлар куюны гына түгел, ә яктырту монтажын да үз эченә ала (кайбер ишегалларында ул билгеләнгән графиктан алда бара).

Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Түбән Камада һәм Түбән Кама районында барлыгы 73 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев