Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камага Шәһәр көненә «Казан Егетләре» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре киләчәк

Чаралар 22 һәм 23 сентябрьдә узачак.

Түбән Каманың туган көне уңаеннан афиша басылып чыкты. Чаралар 22 һәм 23 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

22 сентябрьдә «Эшкә — велосипедта» акциясе планлаштырылган, аның кысаларында иртәнге 7.10нан 10.00 сәгатькә кадәр энергетик нокталар эшләячәк. Ә 17.30 сәгатьтә «Җәлил» театраль комплексында «Голоса города Н» шәһәрлеләр театры узачак.

Икенче көнне, 23 сентябрьдә, шәһәр халкын бай программа көтә:

  • 10.00 — Бакый Урманче исемендәге бульварны һәм сирингарийны ачу;
  • 10.30 — «Изге чишмә» комплексын ачу;
  • 12.00 — 13.00 «Айда» экстрим-паркында экстремаль спорт төрләре һәм урам сәнгате фестивале.

«Гаилә» шәһәр паркында түбәндәге чаралар узачак:

  • 13.00-14.00 — скандинавия йөреше фестивале;
  • 13.00-16.00 — гаилә күңел ачу программасы.

Шулай ук «Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта 13.00-21.00 сәгатьләрдә беренче гастрономия фестивале һәм «Бахча-фест» ярминкәсе эшләячәк, ә 16 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр шәһәр җәмгыятьләреннән һәм мотоцикл сөючеләрдән мототехника күргәзмәсе узачак.

Моннан тыш, 16дан 21 сәгатькә кадәр барлык түбәнкамалыларны Түбән Кама иҗат коллективлары катнашында концерт программасына көтәләр.

Бәйрәмнең махсус кунаклары: «Казан Егетләре» төркеме, Guns & Динара Ряхимова, «Отпетые мошенники» Россия поп-төркеме.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев