Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада җылыту сезонына әзерлек 74 процент тәшкил итә

Бу хакта «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты» хәбәр итә.

Түбән Камада җылыту сезонына әзерлек 74% тәшкил итә, дип хәбәр итә «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты».
Хәзер шәһәрдә гидравлик сынаулар бара. Магистраль җылылык трассаларында торбаларның һәм җылылык алмаштыру җайланмаларының ышанычлылыгын тикшерү, салкын чорда җылылык һәм кайнар су бетү куркынычын киметү өчен елга ике тапкыр опрессовка үткәрелә.

Җылыту челтәрләре һәм ГВС «Татэнерго» идарәсенә тапшырыла, предприятиегә 600 км торбаны модернизацияләргә туры киләчәк, дип моңа кадәр хәбәр иткән идек инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев