Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада волонтерлар өчен яңа яшүсмерләр клубы ачылачак

Хәзер клубта җиһазлар урнаштыралар һәм ачылу алдыннан җыештыралар.

Түбән Камада 2024 елның августында Корабельная урамында «Доброволец» яшүсмерләр клубы ачылачак. Шәһәр мэры Рамил Муллин язганча, бинада капиталь ремонт ясалган.

«Монда иреклеләр өчен икенче йорт булачак. Волонтерлар мастер-класслар һәм семинарлар үткәрә, өстәл уеннары уйный һәм уңайлы атмосферада аралаша алачак», — дип билгеләп үтте ул.

Хәзер клубта җиһазлар урнаштыралар һәм ачылу алдыннан җыештыралар.

«Озак көтәсе калмады, тиздән шәһәрдә актив һәм битараф булмаган яшьләр өчен тагын бер шәп урын ачылачак», — дип белдерде Рамил Муллин.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев