Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада торак йортларның 97 проценты җылыту сезонына әзер

Барлык социаль әһәмиятле объектлар кышка әзер дип табылган инде.

Түбән Кама муниципаль районы җылыту сезоны башлануга әзерләнә. Барлык социаль әһәмиятле объектлар кышка әзер дип табылган инде. 1 013 күп фатирлы йортның 987се шундый статус алган.

«Бүгенгә 26 йорт җылыту сезонына әзер түгел. Аларның 24ендә капиталь ремонт тәмамланмаган, тагын ике йортта билгеле бер проблемалар бар: ишегалдында казу эшләре бара, халык вәкилләре бу эшләр тәмамланганчы кул куймыйлар. Ягъни йорт әзер, әмма йорт янында «Татэнерго» эшләре алып барыла. Димәк, халык бу актны эшләр тәмамлангач имзаларга тели», — дип ачыклык кертте Вадим Бровко.

Шулай итеп, Түбән Кама районының 1 280 объекты җылыту сезонына әзер. Аларның 293е — социаль объектлар, калганнары — күпфатирлы йортлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев