Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «ТАНЕКО Арена» боз манежы төзелә башлады

Аренаны ел ахырына тапшырырга планлаштыралар.

Түбән Кама шәһәренең үзәгендә «ТАНЕКО Арена» боз манежы төзелә башлады, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте. Яңа комплекс 47 нче микрорайонда урнашачак.

Спорт комплексы бер катлы бинадан тора, гомуми мәйданы 3 мең кв. метрдан артык. Аренаны ел ахырына тапшырырга планлаштыралар.

Ябык шугалак базасында «Ак Барс» Хоккей академиясе каршында Моисеев исемендәге хоккей мәктәбе оештырылачак. Балаларны быел ук җыя башларга ниятлиләр. 

Шулай ук яңа боз сараеның күнегүләр базасы фигуралы шуу белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа аренада шәһәр халкы да шуа алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев